Син әрнетеп сыкратучы бер кыл…

Син әрнетеп сыкратучы бер кыл
Гомер буе күңелемне кырган.
Кем дип дәшим: дустым?! Дошман?! Туган?!
Мең талпынып, сүз табалмый торам…

Ап-ак төннәр кара янып чыккан
Көнләшүгә манган карашыңнан.
Ә бит баксаң, син җиде ят түгел.
Берәү түгел меңнәр арасыннан.

Син бит миңа! Син бит!.. Сүз юк…
Тел төбендә исемең. Онытылган.
Икебезне бер-берсенә дәшәр
Җан авазы ишетелми. Тынган…

Томан. Өнәмәүдән күңел күзләреңә
Караңгылык кара пәрдә элгән.
Кайчан китүеңне хәтерләмим.
… Тик беркайчан кайтмасыңны беләм!..

Тамак төбемдәге төерем син!..
Йотылмый да, онытылмый да торган.
…Гомер буе сиңа барам. Бара-бара
Ерагая гына барам сыман!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт